«Без яшәгән калалар» Татарстан шәһәрләре буенча уен-сәяхәт (12+)

28 август көнне 23 нче санлы китапханәдә Татарстан Республикасы көненә багышланган «Без яшәгән калалар» дип исемләнгән Татарстан шәһәрләре буенча уен-сәяхәт үткәрелде. 

Көн дәвамында китапханә укучылары мавыктыргыч уенда катнашты. Алар тәкъдим ителгән фотосурәтләрдән республикабыз шәһәрләренең күренекле урыннарын танырга тиеш булды. «Билгеләнеш ноктасын» балалар үзләре сайлады. Шунысы куанычлы, яшь китап сөючеләр Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Каманы яхшы белә һәм әлеге шәһәрләрнең истәлекле урыннарын җиңеллек белән таный. 

Китапханәче «сәяхәтчеләрнең» җавапларын тарихи һәм кызыклы фактлар белән тулыландырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: