«Вакытлы матбугат планетасы» уен-сәяхәте (6+)

8 нче санлы балалар китапханәсендә «Китапта кунакта» ял көне клубы әгъзалары өчен «Вакытлы матбугат планетасы» уен-сәяхәте уздырылды. 

IMG_20201017_090850
IMG_20201017_091051
IMG_20201017_091000

Яшь китап сөючеләр балалар журналлары һәм газеталары дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды.  Китапханәче балаларга һәр журналның кабатланмас тышлыгы һәм үзгә бер стиле булуы, шул рәвешле үз укучысы да булырга тиешлеге турында сөйләде. Алар «Балалар энциклопедиясе», «Тошка һәм компания», «Мурзилка»,  «Филя» кебек үзләре яраткан балалар журналлары турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды. Чара барышында балалар викторина сорауларына җавап бирде, кроссвордлар чиште һәм үз кичерешләре белән уртаклашты.
Укучыларга «Мурзилка маҗаралары» мультфильмы күрсәтелде. Һәр катнашучы өйдә уку өчен үзенең күңеленә хуш килгән журналны сайлап алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: