«Шәһәребезне яратабыз, беләбез, саклыйбыз» Уен-сәяхәт (6+)

30 октябрь көнне 15 нче санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Шәһәребезне яратабыз, беләбез, саклыйбыз» исемле уен-сәяхәт уздырды.

IMG-20191030-WA0003
IMG_20191029_154418
IMG-20191030-WA0012
IMG-20191030-WA0030
IMG-20191030-WA0051
IMG-20191030-WA0046

Мультимедиалы презентация ярдәмендә балалар шәһәребезнең мәйданнары, яр буйлары, җәяүлеләр күперләре, чишмәләре, бульварлары һәм скверлары буйлап «сәяхәт итте». XIX гасырда Үзәк урамында кемнәр яшәве һәм аның ул вакытларда ничек аталуы турында белделәр.

Укучылар зур кызыксыну белән «Яшь чаллылыларга» виртуаль башваткычын чиште. «Мин Чаллыны бишлегә беләм» уенында исә балалар туган шәһәрләренең үзләре өчен бик кызыклы һәм яңа булган бик күп арт-объектларын, мемориаль комплексларын һәм һәйкәлләрен ачты.

Чара азагында укучыларга «Дүрт почта тартмасы» уенында үзләренең игътибарлылыкларын сынап карарга тәкъдим ителде. Конверт төсләре буенча «Төслеләр» һәм «Аклар» дип исемләнгән ике командага бүленеп, алар шәһәр объектлары исеме язылган карточкаларны «Сидоровка», «ГЭС», «ЗЯБ» һәм «Яңа шәһәр» дип аталган тиешле почта тартмасына салырга тиеш булды. Уенда дуслык җиңде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: