«Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган ХII китапханә фестивале (6+)

25 февральдә шәһәр үзәк китапханәсендә «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган китапханә фестивале узачак. Фестиваль Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге тарафыннан оештырыла. 
Фестивальдә Чаллы шәһәре җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак.  
12.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең актлар залында фестивальне ачу тантанасы узачак. «Чаллы – дуслар каласы» китапханә фестивале кысаларында алты мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыгы эшләячәк. 

«Әдәби кунакханә» мәйданчыгы китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә оештырыла. Монда язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы С.Якупова белән очрашу узачак. Шигырьләр укырга теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләячәк.
«Кул эше тылсымы» мәйданчыгы төбәгебездәге кәсепләргә багышлана. Әгәр сез халык кәсепләре һәм һөнәрләре күргәзмәсен карарга, агачта бизәү буенча мастер-класста катнашырга телисез икән, китапханәнең сәнгать бүлегенә рәхим итегез. 
«Татар гаиләләрендә чәй эчү традицияләре» мәйданчыгы әдәбият тарихы музеенда эшләячәк. Монда сезне хуш исле чәй өстәле артында җанлы әңгәмәләр, татар халкының кунакчыллыгы йолалары белән танышу һәм тәмле сыйлар көтә. Килегез – борынгы йолалар җылысын тоегыз!
«Уйнагыз, гармуннар/Играй, гармонь» мәйданчыгында сез дәртле көйләр яңгырап торган, җырлар агылучы һәм күңел ачу хакимлек иткән чын халык бәйрәме атмосферасына кереп чумарсыз.
Китапханәнең абонемент бүлегендә эшләячәк «Бар халыклар бердәмлеге һәм татулыгында» мәйданчыгында сез Идел буе халыкларының гаҗәеп китаплар дөньясына кереп чумарсыз.  
Фойеда милли ризыклар күргәзмәсе оештырылачак. 
Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак. 

Поделиться: