«Сугыш урлаган балачак» Кычкырып укулар (6+)
7
Февраль 2020
Җомга
7 февраль көнне 17 нче санлы балалар китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларын «Сугыш урлаган балачак» дигән кычкырып укуларда катнашырга чакырды. Укучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары һәм хәлиткеч бәрелешләр, фронтта, тылда сугышның барлык авырлыкларын татыган балалар турында белде. Алар Лара Михеенко, Володя Дубинин, Зина Портнова кебек яшь геройлар турында хикәяләрне тыңлады. Укучылар балачакларын сугыш урлаган яшьтәшләре өчен борчылды. Чара балаларга үзләрен зур илебезнең бер өлеше итеп тоярга, халкыбызның бөек батырлыгын хәтерләрендә сакларга ярдәм итте. |