Китапханәдә кунакта – легендар шәхес Әлфия Айдарская (12+)
29 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә танылган шәхес, профессиональ балерина – бөек композитор һәм җырчы Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарскиның кызы – Әлфия Газиз кызы Айдарская белән очрашу үтте. Иҗади очрашу барышында Әлфия Газиз кызы китапханәгә 2020 елда дөнья күргән һәм Сара Садыйковага багышланган «На пути к вечности…» китабын бүләк итте. Китапның төзүчесе дә, материалларны туплап чыгаручысы да Әлфия Айдарская. Җыентык күренекле шәхескә багышланган мәкаләләр, шигырьләр, истәлекле фотосурәтләргә бик бай. Ул үзенең саллы, күләмле булуы белән дә бик сокландыра. Автор китапның язылу тарихы белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. |