«Битлекләрне салыйк» Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)

Время проведения: 17.04.2019 – 23.05.2019

«ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсендә 2019 елның 7 апреленнән 23 маена кадәр Театр елына багышланган «Битлекләрне салыйк» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге игълан ителә.

Бәйгедә катнашу өчен Чаллы шәһәре белем бирү учреждениеләренең 4 яшьтән алып 18 яшькәчә балалары чакырыла.

Бәйге илебез һәм чит ил әдәбияты һәм драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрендә эстетик зәвык формалаштыру максатында үткәрелә.

Бурычлар:

– укучыларның иҗади һәм сәнгати-эстетик потенциалын үстерүдә булышу;

– баланың үзүсешенә этәргеч булдыру;

– иҗади яктан сәләтле балаларны ачыклау.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанцияләр 2019 елның 17 апреленнән 22 маена кадәр Яр Чаллы шәһәре,  Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә кабул ителә.

Тел.: (8552) 70-12-52, е-mail: cbs-do@mail.ru

Рәхим итегез!

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: