«Битлекләрне салыйк» Шәһәркүләм иҗади бәйге (0+)
«ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсендә 2019 елның 7 апреленнән 23 маена кадәр Театр елына багышланган «Битлекләрне салыйк» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге игълан ителә. Бәйгедә катнашу өчен Чаллы шәһәре белем бирү учреждениеләренең 4 яшьтән алып 18 яшькәчә балалары чакырыла. Бәйге илебез һәм чит ил әдәбияты һәм драматургиясенең иң яхшы үрнәкләрендә эстетик зәвык формалаштыру максатында үткәрелә. Бурычлар: – укучыларның иҗади һәм сәнгати-эстетик потенциалын үстерүдә булышу; – баланың үзүсешенә этәргеч булдыру; – иҗади яктан сәләтле балаларны ачыклау. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанцияләр 2019 елның 17 апреленнән 22 маена кадәр Яр Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә кабул ителә. Тел.: (8552) 70-12-52, е-mail: cbs-do@mail.ru Рәхим итегез! |