«Язгы шигърият нурлары» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: 9 февраля - 11 марта 2024 года

«Яхшы шигырьләр һәрвакыт һәркемгә аңлаешлы» темасына «Язгы шигърият нурлары» шәһәркүләм шигырь укучылар видеобәйгесен үткәрү вакыты озынайтылды. Бәйгедә катнашырга 3-7 яшьлек балалар чакырыла.
Бәйгедә катнашу өчен хәзерге заман шагыйрьләре һәм классикларының шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыганны видеога төшереп biblio_cdb@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Бәйге эшләре 2024 елның 1 апреленә кадәр кабул ителә. 
Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: