Время проведения: 19 февраля - 18 марта 2024 года
2024 елның 19 февраленнән 18 мартына кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсендә 5-10 яшьлек балалар өчен Россиядә 1 мартта билгеләп үтелүче Песиләр көненә багышланган «Мыраубикә һәм компания» шәһәркүләм иҗади бәйгесе узды. Бәйгегә балалар язучыларының песиләр турындагы әсәрләре буенча теләсә кайсы форматта һәм сәнгать техникасында башкарылган рәсемнәр, һәм шулай ук әлеге йорт хайваннары турында шигырьләрне сәнгатьле укыганның видеоязмалары кабул ителде. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 52-86-00 |