«Чүпләмә, иҗат ит» шәһәркүләм икенчел материалдан кул эшләнмәләре бәйгесе (0+)

2024 елның 17 сентябреннән 16 октябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5-16 яшьлек балаларны «Чүпләмә, иҗат ит» дигән шәһәркүләм икенчел материалдан кул эшләнмәләре бәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйге эше теләсә нинди техникада, теләсә нинди икенчел чималдан эшләнгән булырга тиеш. Форма һәм билгеләнеше буенча төрле булырга мөмкин: уенчык, интерьер предметы һ.б.

Бәйге эшләре 2024 елның 16 октябренә кадәр кабул ителә. 

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552)38-30-26, 8-960-068-16-27.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: