«Җиңүнең якты салюты» Шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе (12+)
19 апрель көнне 15 нче санлы китапханәдә «Җиңүнең якты салюты» исемле шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесе узды. Анда 17, 25, 31, 40, 41 нче урта мәктәпләрдән; 29, 43, 76, 78 нче гимназияләрдән 12-17 яшьлек балалар катнашты. Бәйге эшләрен составында Чаллының танылган язучылары Р.М. Әхмәтҗанов, Л.И. Тимофеева, С. Летяга һәм «Орион» Яшьләр үзәгенең яшьләр белән эш буенча белгече Б.М. Ганиев булган жюри бәяләде. Бәйге «Сугыш шигърияте», «Сугыш прозасы» һәм «Сугыш турында үзем язган шигырьләр» дип исемләнгән өч номинациядә үтте. Бәйгедә катнашкан балалар үзләрен чын артистлар кебек тотты: Мусы Җәлил, Андрей Дементьев, Михаил Дудин, Роберт Рождественскийларның шигырьләрен, шулай ук үз әсәрләрен сәнгатьле итеп, хисләнеп яттан сөйләде алар. «Җиңүнең якты салюты» шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү чарасы 25 апрель көнне узды. Җиңүчеләр: Муракаева Алия (43 нче урта мәктәп), Корнилов Игорь (17 нче урта мәктәп), Хатыпов Алексей (25 нче урта мәктәп). Бәйгенең жюри рәисе Равил Мохтар улы Әхмәтҗанов балаларга матур чыгышлары өчен рәхмәт белдерде, мондый бәйгеләрнең яшь буынны үстерү, Ватанга мәхәббәт хисләрен ныгытырга ярдәм итүен ассызыклады. Чаллы шагыйрәсе Светлана Летяга укучыларга Россиягә багышлап язган үз шигырьләрен укыды. Шулай ук Светлана Николаевна балаларга шигъри мәйданда уңышлар теләде һәм шушындый чараларда ешрак очрашырга теләк белдерде. 2 нче дәрәҗә дипломнар белән Миңнемуллина Яна, Сираҗиева Гүзәлия бүләкләнде. Ә Емельянова Софья, Середа Варвара 3 нче дәрәҗә дипломнарга ия булды. Жюри рәисе инициативасы белән бәйгегә өстәмә номинацияләр билгеләнде: «Алтын каурый», «Җиңүгә ихтыяр көче өчен», «Камиллеккә омтылыш өчен». Бу номинацияләрдә Гыйләҗева Самирага, Ефимова Лимага, Королёва Александрага, Мотыгуллина Самирага, Хәертдинова Диләрәгә дипломнар тапшырылды. Калган барлык катнашучыларга сертификатлар бирелде. Бәйгедә катнашкан балаларга һәм аларны илһамланып чыгыш ясарга ярдәм иткән ата-аналарга һәм тәрбиячеләргә рәхмәт белдерәбез.
|