«Шәһәргә караш» шәһәркүләм фотобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: до 16 ноября 2026 года включительно

2026 елның 6 октябреннән 16 ноябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 3 яшь һәм аннан өлкәнрәк балаларны Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм беренче КамАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган «Шәһәргә караш» дигән шәһәркүләм фотобәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгегә катнашучыларның Чаллының күренекле архитектур урыннары һәм арт-объектлары фонында төшкән фотолары кабул ителә. 

Бәйге эшләре 2026 елның 16 ноябренә кадәр (кертеп) оештыручының  cbs_filial12@mail.ru
электрон почтасына җибәрелә.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 35-33-86

Бәйгенең нигезләмәсе.

Поделиться: