
2020 елның 19 мартында шәһәр Үзәк китапханәсе китап сөюче шәһәрдәшләрне «Китап укучы шәһәр» фестивалендә һәм Балалар китабы атналыгын ачу бәйрәмендә катнашырга чакыра. Ачылу тантанасы программасында – «Төнгә каршы әбием укыган әкиятләр» спектакле белән шәүләләр театры. 12.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр интерактив мәйданчыклар эшләячәк: 12:00. «Язучының юбилее – укучысы өчен бәйрәм»: әдәби дилижанс (6+). 12:00. «Татар открыткасы тарихы» экскурсиясе һәм открытка ясау буенча мастер-класс (6+). 12.00. «Футлярдагы кеше»: А.П.Чехов иҗаты буенча онлайн-дуэль (Яр Чаллы – Зәй) (16+). 12.00. Джойсның «Хранители снов» әкиятләре белән мастер-класс (12+). 13.00. «Дөнья хәзинәләрен эзләп»: квест-уен (12+). 13.00. «Китап – кеше культурасын булдыручы»: китап тарихына экскурс (12+). 13.00. «Озак яшисегез килсә»: язучы Алмаз Хәмзин катнашында әдәби-музыкаль кичә (16+). 15.00. Фестивальнең ябылу тантанасы. «Әкият серләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү. Фестивальнең нигезләмәсе |