Язучы Зөләйха Минһаҗева белән онлайн әдәби очрашуга чакырабыз (6+)

13 октябрь көнне 14.00 сәгатьтә язучы Зөләйха Минһаҗева белән онлайн әдәби очрашу узачак. 

Трансляция берничә мәйданчыкта: библиотека-челны.рф сайтында, «ВКонтакте» социаль  челтәрендәге https://vk.com/bibl_chelny төркемендә һәм Чаллы китапханәләренең рәсми YouTube-каналында  https://www.youtube.com барачак. 

Шәһәребезнең танылган җырчылары Илгизәр Мортазин һәм Инзилә Сәлимова шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырларны башкарачак. Зөләйха Мөхит кызы укучыларга үзенең яңа иҗат җимешләрен бүләк итәчәк.

Зөләйха Минһаҗева – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, дистәдән артык китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Россиянең алтын каләме» әдәби премиясе лауреаты. 

 

Поделиться: