«Безнең заман геройлары» М.Ю.Лермонтов иҗаты буенча фикер алышу (18+)
27
Гыйнвар 2020
Дүшәмбе
Һәр заманның үз геройлары, әмма алар арасында аерма ни дәрәҗәдә? Шәһәр Үзәк китапханәсенең «Прометей» фәнни-популяр клубында узган чираттагы очрашуда Михаил Юрьевич Лермонтов иҗатына һәм аның «Дума», «Герой нашего времени» һәм «Бородино» әсәрләренә мөрәҗәгать иттеләр. Аларны бер идея берләштерә – өч әсәрдә дә, язучының башка күп кенә әсәрләрендәге кебек ук, яшь буын турында сүз бара. Клуб утырышында М.Лермонтов әсәрләренең безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмавы; автор фикеренчә, югалган буын; кайбер яшьләргә хас битарафлык һәм ямансулык турында сөйләштеләр. Чара дәвамында шагыйрьнең шигырьләре, чәчмә әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Укучыларга М.Ю.Лермонтов турында китаплар һәм аның әсәрләреннән торган күргәзмә тәкъдим ителде. |