Әфган сугышы геройларына багышланган тематик кичә (12+)

14 февраль көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Әфган җиле көйдергән җаннар» дигән тематик кичә уздырды.

IMG-20200214-WA0014
IMG-20200214-WA0012
IMG-20200214-WA0011

15 февраль Әфганстан сугышында катнашканнар өчен аеруча мөһим көн, чөнки нәкъ менә шул көнне 1989 елда Амудәрья күпере аша узучы СССР дәүләт чигенең шартлы сызыгын безнең соңгы солдат атлап чыга. Әфганстаннан совет гаскәрләре тулысынча чыгарыла. Әлеге очрашу героик һәм фаҗигале Әфган сугышына катнашы булган барлык кешеләргә хөрмәт күрсәтү билгесе. Китапханәче балаларга совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәпләре, Әфган сугышы барышы, үзләренең интернациональ бурычын үтәгән солдатлар һәм сугыш кырында ятып калганнар турында сөйләде. Укучылар Татарстанның 257 улын шул сугышта югалтуы турында белде. Аларның 33е Чаллыдан була. Китапханәче кайбер солдат егетләрнең биографияләре белән таныштырды. Аларның тормыш юлы яшьтәшләренекеннән берни белән дә аерылмый, әмма бу егетләрнең һәрберсе кабатланмас рухи дөньяга ия, һәрберсе үз өмет-хыяллары белән яши. «Ордена не продаются», «Пришёл приказ», «Опять тревога» кебек җырлар яңгырады, «Һәлак булганнарга һәм исән калганнарга» видеоязмасы күрсәтелде.

Чара азагында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: