«Кыюлар командасы» Әдәби образлар галереясы (6+)

19 ноябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын язучы А.П.Гайдарның әдәби образлары галереясына чакырды. Ул язучының тууына 115 ел булуга багышланды.

10ф. Галерея литературных образов лКоманда отважных ребят¬
10ф. Книжная выставка
10ф.Участники мероприятия

Чара башында балалар кыска гомерле, әмма гаҗәеп язмышлы язучының кызыклы тормыш юлы белән танышты. Китапханәче укучылар белән бергә А.П.Гайдар китапларының тулы бер образлар галереясына мөрәҗәгать итте. Язучы әсәрләрендәге геройлар мисалында чарага килүчеләр бер-береңә иптәш булу, патриотлык, коллективлык, үзара ихтирамлылык һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатлар турында фикер алышты.

А.Гайдарның танылган «Тимур һәм аның командасы» повестена аерып тукталдылар, әлеге әсәр буенча фикер алыштылар. Бергәләп нәтиҗә ясадылар: без барыбыз да бердәм дус-тату коллектив төзергә тиеш, авыр минутларда үзеңнән көчсезләргә ярдәм кулы суза белергә, яхшылыкны истә тотарга, сизгер, намуслы, гадел, кыю һәм тыйнак була белергә кирәк.

Чара азагында укучылар «Тимур һәм аның командасы» китабы буенча викторина сорауларына бик җиңел җавап бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: