Г.Тукай иҗаты буенча телдән журнал (0+)

IMG-20190423-WA0004
WP_20190423_08_31_21_Pro
IMG-20190423-WA0008
WP_20190423_08_29_10_Pro

12 нче татар китапханәсе 23 апрель көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен татар халкының сөекле улы, шагыйрь Г.Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан «Безнең җанда Тукай яши икән, яши шигырь, яши туган тел» дип исемләнгән телдән журнал уздырды. Укучылар бөек шагыйрьнең ачы язмышы, гыйбрәтле тормыш юлы һәм аның күпкырлы иҗаты белән танышты. Чара кызыклы һәм эчтәлекле электрон презентация белән үрелеп барды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде. Аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, китаплары белән таныштылар. Кичә халкыбызның гимнына әверелгән Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: