«Нардуганда рәхәтләнеп күңел ач!» Фольклор сәгате (18+)
16
Гыйнвар 2020
Пәнҗешәмбе
Раштуа бәйрәмнәре көннәрендә 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» клубы кысаларында «Нардуганда рәхәтләнеп күңел ач!» дигән фольклор сәгате узды. Китапханәче халыкның нардуган көннәрен бәйрәм итү гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде һәм «Китапларда халык зирәклеге!» исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чарага җыелучылар үзләренең балачак һәм яшьлек хатирәсенә кереп чумды. Алар төрле киемнәр киенеп урамда йөрүләре һәм раштуа җырларын җырлаулары турында сөйләде. Күңел ачулар, уеннар һәм багуларсыз нинди Нардуган инде ул! Барысы бергә «Кышкы табышмаклар», «Сүзне әйтеп бетер» һәм «Көлкеле юк-бар» уеннарында катнашты, ә күңел ачуларны багулар дәвам итте. Клубның быелгы беренче очрашуы дустанә һәм күңелле рухта узды.
|