«Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри» фестивале (6+)

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе барыгызны да күренекле татар галиме-энциклопедиячесе, шагыйрь һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 220 еллыгына багышланган «Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри» фестиваленә чакыра. 

Фестиваль программасында:
– Балалар өчен «Татар мәгърифәте даһие К. Насыйри» дигән әдәби викторина. Чарада катнашучылар, иң күренекде татар мәдәнияте әһелләренең берсе Каюм Насыйриның таланты һәм зирәклегенең яңа чикләрен ачып, интерактив биремнәр, табышмаклар һәм викториналар аша бөек галим, язучы һәм мөгаллимнең тормыш юлы һәм казанышлары белән танышачак.
– «Каюм Насыйридан файдалы чәйләр» чәй эчү йоласы. Чара кысаларында катнашучылар үсемлекләрнең шифалы үзлекләре һәм чәй әзерләү гореф-гадәтләре турында беләчәк. 
– «Гасырлар аша сәяхәт: Каюм Насыйриның тормышы һәм иҗаты» әдәби портреты. Вакыйга барышында һәркем XIX гасыр рухына кереп чумачак һәм Каюм Насыйриның биографиясе һәм иҗатының төп мизгелләре турында беләчәк. Очрашу кызыклы фактларга һәм тарихларга бай булачак. 
– «Үткәннәрдән киләчәккә» календарьлар күргәзмәсе. Чарага килүчеләр мөһим дата һәм вакыйгаларны чагылдыручы сирәк календарьлар, шулай ук Каюм Насыйри эшчәнлеге белән бәйле календарь белән таныша алачаклар.
– «К. Насыйри мирасы» китап күргәзмәсе. Күргәзмәдә аның китаплары һәм аның турында басмалар тәкъдим ителәчәк, шулай ук һәркем Каюм Насыйриның «Пешекчегә үгет-насыйхәтләр» дигән яңа басылган китабы белән таныша алачак (2025).
– Шагыйрь, рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге ТР Мәдәният министрлыгының рәсем, декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә премия лауреаты Хәмит Латыйповның «Мифик образлар» дигән агачка кисеп ясалган эшләнмәләре күргәзмәсе.   

Поделиться: