«Пушкин юлларын укыйбыз» исемле шәһәркүләм иҗади уку бәйгесе (6+)
6 июнь көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр «ҮКС» МБУнең 6 нчы санлы китапханәсе Автозавод башкарма комитеты белән берлектә Шишкин бульварында узачак А.С.Пушкин һәм рус теле көненә багышланган «Пушкин юлларын укыйбыз» исемле шәһәркүләм иҗади уку бәйгесендә катнашырга чакыра. Фестиваль программасында: – «Тынмас шигъри сазым» шигырь укучылар бәйгесе – төрле яшьтәге катнашучылар А.С.Пушкинның шигырьләрен яттан сөйләячәк. Чыгыш 3 минуттан да артмаска тиеш. Гаризалар cbs_filial6@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. – «Пушкин геройлары җанлана» Пушкин геройлары костюмнары бәйгесе. Катнашучыларга әдәби герой костюмын сәхнәдә тәкъдим итәргә кирәк булачак. Гаризалар cbs_filial6@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. – Әдәби геройлар парады; – «Шагыйрьнең яраткан алма пирогы» интеллект-шоуы; – «Анда могҗизалар…» Әкияти лото; – «Бергәләп укыйбыз» Флешмоб; – «Тылсымлы Пушкин дөньясында» исемле китап күргәзмәсе; – «Китап өеме» Буккроссинг; – Концерт номерлары; – Фотозона һ.б. Катнашу өчен гаризалар Чаллы шәһәре, Автозавод проспекты, 23 нче йорт (Яңа шәһәр, 28/11) адресы буенча 6 нчы санлы китапханәдә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 54-53-30, e-mail:cbs_filial6@mail.ru
|