Китапханә фестивале төрле милләт вәкилләрен үзенә җыйды (6+)
20 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» VI китапханә фестивале узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышланды. Фестивальдә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты. Анда «Әдәби кунакханә», «Алтын куллы осталар», «Борынгыдан калган гадәтләр», «Кама буе халыклары җәүһәре» һәм «Гасырлар мирасы» дигән берсеннән-берсе мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыклары эшләде. Һәр чарага тематик китап күргәзмәләре урнаштырылды. Әдәбият сөючеләр шагыйрь, автор-башкаручы, Россия язучылар берлеге әгъзасы О.Н.Лоншаков белән таныша алды. Очрашуга килгән студентларга кызыклы талант иясе белән аралашырга, аның турында яңа мәгълүматлар алырга, шигырьләре аша шагыйрьнең эчке дөньясына күз салырга мөмкинлек туды. Теләге булган һәр кеше, «Ирекле микрофон» трибунасында чыгыш ясап, үзләре яраткан әдәби әсәрләрдән юлларны укый алды. Агачка кисеп язу буенча мастер-класста катнашучылар «Чулман бизәкләре» төркеме җитәкчесе Эльза Низаметдинова белән кисүнең төп алымнары белән танышты һәм останың скульптура эшен күрә алды. «Милли курчак» воркшопында остабикәләр милли курчак ясау традицияләре турында сөйләде. Шунда ук халык кәсепләре һәм һөнәрләре турында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бүгенге вакыйга кысаларында, милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белгечләре өчен турнир үткәрелде. Яшь фольклор белгечләре төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолаларын яхшы белүләрен күрсәтте. Кунаклар Чаллыда гомер итүче халыкларның тормыш-көнкүреш тарихына сәяхәт кылды. Матур һәм кызыклы экспонатлар үткәннәргә кире кайтырга һәм төрле халыкларның көнкүреш әйберләре аша шәһәребез тарихы белән танышырга мөмкинлек бирде. Энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә уен-викторина узды. Анда укучылар Идел буе халыкларының мәдәни-тарихи гореф-гадәтләре белән танышты. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган гадәти булмаган ком тамашасын Алинә Хәйруллина кичә өчен махсус әзерләгән иде. Бәйрәм кунаклары өчен төрле халык декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре ярминкәсе һәм милли ризыклар күргәзмәсе эшләде. Фестиваль «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты, 15 нче Балалар иҗаты йорты, 10 нчы урта мәктәп белән берлектә шәһәр Үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылды.
|