Гаилә иҗаты фестивале (0+)
30 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Гаилә иҗаты фестивале узачак. Чара 14:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Буш вакытыгызны гаиләгез белән күңелле һәм үзенчәлекле итеп уздыру мөмкинлеген кулланмый калмагыз! «Сәнгать берләштерә» исеме астында мавыктыргыч гаилә квестында катнашыгыз һәм истәлекле бүләкләр алыгыз. Иҗат дөньясына кереп чумыгыз, якыннарыгыз белән бергә уңай хис-кичерешләрдән һәм онытылмас мизгелләрдән ләззәт алыгыз. Керү ирекле! Сезне Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр үзәк китапханәсендә көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон: 8-917-271-27-47 |