«Бөек фәннәр патшалыгы» иҗади ачышлар онлайн-фестивале. Күрми калмагыз! (6+)

Бесплатно

26 ноябрь көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсе Халыкара фән һәм тынычлык атналыгына багышланган онлайн-фестиваль уздыра.

Туры эфирда шигырь укучылар видеобәйгесе, рәсем һәм кул эшләре бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк. Шулай ук интернет-кулланучылар шигырь укучылар бәйгеләре җиңүчеләренең чыгышларын тыңлый һәм бәйгегә тәкъдим ителгән иң яхшы эшләр күргәзмәсен күрә алачак.  

Чара кысаларында Санкт-Петербург Язучылар берлеге әгъзасы Юлия Андрееваның «Растим гения» китабын онлайн-тәкъдим итү уздырылачак. 

Онлайн эфир кунаклары – Ермаков исемендәге туган якны өйрәнү җәмгыяте секретаре Светлана Гордиенко һәм «Рус теле көне – 2020» проекты кураторы Варвара Сафронова. Чакырылган кунаклар «Рус теле көне – 2020» проекты, әлеге проектка кергән бәйгеләр турында сөйләячәк, аның җиңүчеләрен бүләкләячәкләр. 

Эфирда катнашучыларны әлеге фестивальдә «Иначе говоря» китап клуб-кибете җитәкчесе Анатолий Ухандеев белән очрашу көтә. 

Чарадан трансляция Үзәк китапханәнең «ВКонтакте» төркемендә алып барылачак. 

Поделиться: