«Чаллы укытучылары елъязмалары»: фестиваль-багышлау (6+) АНОНС!

Бесплатно

28 февраль көнне 13.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр шәһәр үзәк китапханәсендә Укытучылар һәм остазлар елына багышланган «Чаллы укытучылары елъязмалары» дигән фестиваль-багышлау узачак. 

Фестиваль челтәрле уен нәтиҗәләре буенча уза, җиңүчеләрне бүләкләү 13.00 сәгатьтә булачак. Шулай ук программада нәни кунакларны «Мультфильмнар һәм китаплардан укытучылар һәм укучылар» дигән викторина, «Яраткан укытучыма» открыткасын ясау буенча мастер-класс көтә, «Сез һәркемнең күңелендә якты эз калдырасыз» дигән очрашу вакытында өлкәннәр бик теләп үзенең мәктәп елларын һәм яраткан укытучыларын искә төшерә алачак.

Фестиваль азагында теләге булган һәркемне актлар залында «Мәктәп вакыйгалары» дигән кыска вакытлы кызыклы фильмнар карарга чакырабыз. Чарага килүчеләр көн дәвамында укытучылар турындагы китаплардан торган күргәзмә белән таныша алачак. 

 

Поделиться: