«Печ’Art» фестивале: китапханә иҗат үзәгенә әйләнде (6+)

1 ноябрьдә Үзәк китапханәдә матур вакыйга — «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылган «Печ’Art» фестивале узды. Чара Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә үткәрелде.

Китапханәдә күпсанлы интерактив мәйданчыклар эшләде, анда төрле яшьтәге кунаклар үз күңеленә хуш килгән шөгыль таба, графика, әдәбият, музыка һәм биюләр дөньясына кереп чума алды. 

«Китап сурәте» төбәк рәссам-иллюстраторлар күргәзмәсе ачылу Үзәк вакыйга булды. Ачылу тантанасына Йошкар-Ола, Казан, Әлмәт, Түбән Камадан рәссамнар килде. Фестивальгә кунак буларак  «OfortPro» берләшмәсенә нигез салучы Олеся Петрова-Книгина (Мәскәү) чакырылган иде, ул испан рәссамы Луис Ортегиның тирән офорт басу техникасында башкарылган рус язучылары портретлары сериясен тәкъдим итте. Күргәзмәгә Россия рәссамнар берлегенең җирле бүлеге рәисе Ленар Әхмәтов, ТРның халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм шәһәребезнең башка рәссамнары кушылды.

photo_5202148991637257083_y
photo_5202148991637256497_y
photo_5202148991637256960_y
photo_5202148991637256971_y
photo_5202148991637257021_y
photo_5202148991637257004_y
photo_5202148991637256998_y
photo_5202148991637256968_y
photo_5202148991637256965_y
photo_5202148991637257013_y
photo_5202148991637256956_y
photo_5202148991637256932_y
photo_5202148991637257235_y
IMG_20251101_172015
photo_5202148991637257113_y
photo_5202148991637257082_y
photo_5202148991637257066_y
photo_5202148991637257048_y

Балалар өчен тылсымлы «Шәүлә театры» тамашасы һәм мавыктыргыч «Комикс-лаборатория» күрсәтелде, анда алар үзләрен чын рәссам итеп тоя алды. 
Яшьләр экслибрис ясау буенча мастер-класста катнашты, винил тыңлады,  Кама сәнгать һәм дизайн институты студентларының «Идеядән китап тууга кадәр» дип аталган күргәзмәсе белән танышты. 
«Яңа шәһәр» борынгы һәм кельт биюләре клубы бар кунакларны үзенең дәртле чыгышы белән сокландырды.
«Сәнгать көче сүздә» Фанфикшен мәйданчыгы шәһәребез язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштырды. 
Сирәк жанр сөючеләр «Дөньядан открытка буйлап» посткроссерлар очрашуына җыелды, анда бөтен дөнья буйлап хат алышудан җыелган шәхси открыткалар коллекциясен күрергә мөмкин булды.  
«Сәнгатьтән дөньяны танып белүгә» инсталляциясе бик күпләрне үзенә җәлеп итте, анда сәнгать символлары янәшәсендә фотога төшәргә мөмкин булды. 
Сокландыргыч Римма Бәхтиева чыгышы һәм аның фолк-рок стилендәге автор җырлары белән «Тере тавыш» аудио-киңлеге кичәнең бизәге булды. Ә теләге булган һәркем офорт станокта Александр Гринның «Ал җилкәннәр» мотивлары буенча үз рәсемен төшерә алды.

Сәнгать төне чаллылылар өчен чын бәйрәм булды, барысы да вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: