«Әдәбият кочагында»: фестиваль (26-28 майларда) 0+

Бесплатно

Өч көн дәвамында 2022 елның 26 маеннан 28 маена кадәр шәһәр Үзәк китапханәсенә килүчеләрне мавыктыргыч чаралар: язучылар белән очрашулар, мастер-класслар, әдәби викториналар һ.б. көтә. 
Фестиваль 26 май көнне виртуаль НонСтоптан башлана. Иң башта укучыларның китапханә турында шигырьләр укыганның видеоязмалары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук видеога төшерү барышын күрсәтербез. Шуннан соң С. Маршакның «Гришкины книжки» әсәре мотивы буенча «Китаплар турында китап» дигән курчак спектакле күрсәтеләчәк. Бу – китапларга сакчыл мөнәсәбәт турында гыйбәтле бер вакыйга. Аннан соң сәнгать бүлеге рәссамы «Китап тышлыгы» мастер-классы уздырачак. Программа буенча алга таба татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге укучыларны китапханәчеләрнең кызыклы эшчәнлеге белән таныштырачак һәм моннан соң «китапханә» сүзе яңгырагач, тузан баскан китап киштәләрен һәм тынлыкны түгел, ә модада булган трендлардан курыкмый торган креатив мәйданчык күз алдына килеп басачак. «Укучы урам» видеоязмасы китапханә – шәһәребезнең укучы буыннары очрашу үзәге икәнен күрсәтәчәк. Көнне тәмамлап, әдәбият тарихы музее Үзәк китапханәгә нигез салыну турында «Бер экспонат тарихы» чыгарылышын тәкъдим итәчәк һәм китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлаячак.

27 май көнне фестивальне «Рәхим ит, укучы!» дигән китапханә прайм-таймы дәвам итәчәк. Китапханәдә «Китап каласы» буйлап сәяхәт итәргә, Чаллы театры артистлары белән очрашырга, «Заманча татар дизайны» мастер-классында, «Шаяннар һәм тапкырлар өчен классика» әдәби викторинасында һәм «Китап укучы гаилә, яки Барыбыз бергә вакытта» уен программасында катнашырга мөмкин булачак. Көнне Анатолий Ухандеев белән комикслар лабораториясе тәмамлаячак.

Фестивальнең соңгы көне – 28 майда Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе шәһәрдәшләребезне һәм калабыз кунакларын «Китапханә төне» акциясендә катнашырга чакыра. Махсус сезнең өчен без яңа, бай һәм гаҗәеп кызыклы программа әзерләдек. Сезне дустанә аралашу һәм яхшы кәеф көтә!

Өстәл уеннары яратучыларны күптөрле кызыклы уеннар, тере аралашу, һәм шулай ук файдалы һәм интеллектуаль ял көтә. 
Турнирда катнашучыларга Андрей Устюжанин авторлыгындагы «Табышмак» дигән агач башваткычлар белән танышу мөмкинлеге булачак.

‼Шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге.

Гади (ә бәлки бик үк гади дә түгелдер) поезд. Бер купеда өч хатын-кыз — студент, шагыйрә ханым һәм әби бара. Гадәти булмаган бернәрсә дә юк кебек… Әмма нәкъ менә шунда иң кызыгы башлана да инде! Чөнки бу сәфәр гади генә булмаска охшап тора (йокладың — уяндың — килеп җиттең), ә бик үзенчәлекле — чын күңелдән аралашу, шигырьләр уку (әле ул гына түгел!) һәм хәтта биюләр белән! 

‼Керү бушлай ‼

 

 

Поделиться: