«Тормышның төсле симфониясе» фестивале (6+)

14 нче санлы балалар китапханәсендә «Ком тамашасы» иҗади проекты тормышка ашырыла. Бу 10-14 яшьлек яшь укучыларга балалар әдәбияты дөньясына яңача карарга мөмкинлек бирүче уникаль арт-терапия студиясе. Проект кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирелә, алар өчен махсус дәресләр оештырылган. 
20 ноябрьдә проект кысаларында «Тормышның төсле симфониясе» фестивале үтте. Фестиваль кунаклары «Ком тамашасы» арт-терапия студиясе» проекты кысаларында үткәрелгән «Мин китапны ясыйм» бәйгесенең иң яхшы эшләре белән танышты. Барлык рәсемнәр дә комда ясалды, балалар яраткан әсәр геройларын иллюстрацияләп кенә калмады, ә фантазияләрен һәм иҗади сәләтләрен эшкә җигеп, китапларның тышлыкларын да уйлап тапты. 

IMG_2014
IMG_2016
IMG_2019
IMG_2025
IMG_2030
IMG_2034
IMG_2041
IMG_2046
IMG_2052
IMG_2064
IMG_2068
IMG_6008
IMG_6030
IMG_6038

Укучылар талантлы рәссам, ТР рәссамнар берлегенең шәрәфле әгъзасы Анна Владимировна Аксакова җитәкчелегендә ком белән эшләүнең төп техникаларын һәм рәсем ясауның төрле ысулларын үзләштерде. 
Проект кысаларында бу әсәрләр буенча бик яхшы видеороликлар-мультпрезентацияләр ясарга ярдәм иткән күптөрле  бик күп чаралар узды. Алар барысы да фестиваль кунакларына тәкъдим ителде. 
Фестивальдә проектта катнашучылар, М. Метерлинкның «Синяя птица» китабына иллюстрацияләр ясап, ком белән эшли белүләрен бик уңышлы күрсәтте. 
«Радужная мандала» исеме астында комда рәсем ясау буенча уртак эш очрашуның кульминация өлеше булды. Балаларның һәрберсе онытылмас кичерешләр белән бергә дипломнар һәм бүләкләр дә алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: