Китапханәләрдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы «Китап укучы шәһәр» фестивале белән ачылды (0+)+ВИДЕО
18 мартта Үзәк китапханәдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу тантанасы узды. Фойеда китапханәгә килүчеләрне китаплардан әзерләнгән инсталляция каршы алды һәм үзенә җәлеп итте, бу көнне теләгән һәркем аның янында фотога төшә алды. Сәгать 12.00дән мәйданчыклар үз эшен башлады, шуларның берсендә иң нәниләр «Әбием әкиятләре» курчак театрын карый алды. Өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар Антон Чехов иҗаты буенча әдәби онлайн дуэльдә көч сынашты. Очрашу Чаллы һәм Зәй шәһәрләре укучылары арасында Zoom платформасында узды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фестивальне уздыруда шәһәребезнең Көмеш волонтерлары катнашты, алар киенү бүлмәсендә нәниләргә булышты, кунакларны китапханәнең чаралар бүлекләренә озатты. Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы Чаллыда старт алды һәм укучыларны атна дәвамында төрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән шатландырып торачак. |