«Китап укучы шәһәр» фестивале. АНОНС! (0+) +ВИДЕО

Бесплатно

18 март көнне 11.00 сәгатьтә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын шәһәр Үзәк китапханәсендә «Китап укучы шәһәр» фестивале ачачак.
Китапханә укучылары һәм кунаклары игътибарына әдәби геройлар һәм әкият персонажлары белән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк. Яшь китап сөючеләр өчен «Әбием әкиятләре» дигән шәүләләр театры спектакле күрсәтеләчәк. Яшүсмерләр «Дөнья хәзинәсен эзләп» квестында катнаша һәм китапханә стеналарында яшерелгән байлыкны таба алачак!
Креатив балаларны У. Джойсның «Хранители снов» китабы мотивлары буенча «Төшләр тозагы» дип исемләнгән мастер-класска чакырабыз. 
Шул ук көнне яшь шагыйрә Эльмира Җәлилова белән очрашу узачак.  
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: