Китапханәдә фантастика көне (0+)

14 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә фантаст-язучы Герберт Уэллсның 155 еллыгына багышланган «Могҗизалар тудырырга сәләтлеләр» дип аталган XII F4 фантастика фестивале узды. Фестиваль вакытында китапханә кунаклары төрле тематик порталларда катнаша алды. 

IMG_8543
IMG_8548
IMG_8596
IMG_8593
IMG_8587
IMG_8586
IMG_8584
IMG_8581
IMG_8524
IMG_8573
IMG_8568
IMG_8566
IMG_8562
IMG_8557
IMG_8546
IMG_8538
IMG_8537
IMG_8516
IMG_8531
IMG_8604
IMG_8518
IMG_8611
IMG_8511

Әдәби порталда чарага килүчеләр онлайн-режимда Санкт-Петербургның фантаст язучылары белән очрашты. Светлана Тулина «Astra Nova» Халыкара әдәби клубы, «Малеевка-Интерпресскон» дип аталган фантаст язучылар семинары һәм әдәби экспресс-бәйге турында сөйләде. Язучы һәм рәссам-иллюстратор Марианна Алферова «Третье поколение» исемле чираттагы романы белән таныштырды һәм үзенең иҗаты турында сөйләде. «Полдень» фантастика альманахының баш редакторы Николай Романецкий һәм проза бүлеге редакторы Светлана Васильева әлеге басма, Аркадий һәм Борис Стругацких әдәби премияләре (АБС-премияләр) турында сөйләде.
«Күркәм ханымнар өчен» порталы әдәби-музыкаль раут вакытында гаҗәеп һәм гадәти булмаган күренешләр белән таныштырды. Квест сөючеләр бик теләп «Уйнарга вакыт!» уен порталында «Күренмәс кеше эзләре буйлап» үтте. «Нәни йорт хуҗасы Кузя мәктәбе» порталына йөрүче балалар  бик матур «Май чабу маҗаралары» спектаклен карады. «Гасырларга сузылган могҗизалар» порталында катнашучылар бер-берсе белән пластилиннан космик фантазия кушып ясалган иҗат эшләре белән уртаклашты. Шунда ук яшь рәссамнар Екатерина Карташева һәм Юлия Акмаловаларның сәнгать әсәрләре күргәзмәсе ачылу тантанасы узды.  
Фольклор җырчы Ворония һәм аның командасы чыгышы фестивальнең бизәге булды. «Ворония» музыкаль тәхәллүсе белән танылган Римма Бәхтиева тамашачыларга үзенең «Фолк» һәм «Фолк-рок» жанрларындагы җырларын бүләк итте.
Чара азагында F4 фантастика фестивале кысаларында узган бәйгеләр: «Киләчәкнең йөзе» әдәби бәйгесе, «Галәмнәр көрәше» майл-арт бәйгесе, «Күренмәс кеше эзләре буйлап» костюмнар бәйгесендә җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: