Китапханәдә әдәби чемпионат үтте (12+)

Язгы каникуллар көннәре 23 нче санлы китапханәдә бик җанлы һәм күңелле итеп узды. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында китапханә хезмәткәрләре көн саен мәктәп укучыларын каршы алды. 

23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат (17)
23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат
23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат (13)
23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат (2)
23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат (10)
23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат (7)
23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат (5)
23ф. Лит.игровая программа литературный чемпионат (18)

Алар өчен «Әдәби чемпионат» әдәби-уен программасы уздырылды. Балалар «бик катлаулы», әмма мавыктыргыч дүрт турны узды. «Шигъри» турда яшь чемпионнар «Рифмага», «Буталчык шигырьләр» уеннарында катнашты. «Детектив» турда җырларны танып белде һәм әдәби геройларның «фоторобот»ын төзеде, әкият персонажларының исемнәрен атады, яшәү урыннарын тасвирлау буенча хуҗаларын эзләде һәм авторларга үзләренең югалган хикәяләрен эзләп табарга булышты. «Әкият» турында балалар «Әкиятне ата», «Агач-могҗиза», «Бутагыч», «Геройны таны» һәм «Тылсымлы сандык» бәйгеләрендә катнашты.
Чара азагында капитаннар бәйгесе һәм «Китап турында мәкальне җый» уены үткәрелде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: