Ел саен уздырылучы «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган IX китапханә фестивале (6+)
Хөрмәтле укучылар! 22 февраль көнне Халыкара Туган тел көне кысаларында шәһәр үзәк китапханәсендә ел саен уздырылучы «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган IX китапханә фестивале узачак. Ул Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла. Чарага килүчеләр үз көчләрен һәм белемнәрен сынап карый, үз халыкларының җыр-моң традицияләрен искә төшерә алачак. Теләге булганнар яраткан халык, өстәл, бишек җырларын җырлый алачак. Бәйрәмгә рәхим итегез! |