«Экстремистлык – заман проблемасы» уйланулар дәресе (12+)

3 сентябрь көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен Экстремистлыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Экстремистлык – заман проблемасы» дип аталган уйланулар дәресе уздырды. 

Мәктәп укучыларында террорчылык турында күзаллау булдыру максатында «Экстремистлык – ул бөтен дөнья өчен куркыныч тудыручы» презентациясе тәкъдим ителде. Катнашучылар «экстремистлык» турында фикерләште, экстремистлык һәм террорчылык нәрсә ул, алар каян барлыкка килгән; аның мәкерлеге һәм җимерүче көче нәрсәдә кебек сорауларга җавап эзләде. Соңгы 20 ел эчендә булган иң куркыныч террорчылык актларын искә төшерделәр, «Беслан фаҗигасе» видеоязмасын карадылар. Укучылар белән бергә гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләштеләр.

Поделиться: