«Һәм бу вакыт яз дип атала…» (12+)

12 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Бу вакыт яз дип атала…» дигән экологик бәйрәмнәргә чакырды. Китапханә кунаклары язын билгеләп үтелүче экологик бәйрәмнәр турында куп кенә кызыклы мәгълүматларны белде. Бу – Җир көне, Халыкара елгалар көне, Бөтендөнья кыргый табигать көне, Халыкара кошлар көне, Умырзая көне һ.б. 

Чарада катнашучылар үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәтте: экологик табышмакларны чиште, «Таныш таныш түгелләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, табигать турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, «экосветофор» роленә кереп карады. Үткәрелгән һәр бәйге – ул белемнәрне сынап карау, мөһим экологик мәсьәләләр буенча балаларның карашын ачыклау. 

Чара азагында укучылар, һәр кеше табигать язмышы өчен үз җаваплылыгы турында онытмаска тиеш, дигән нәтиҗә ясады.

 

Поделиться: