«Тыюлыклар дөньясы» Экологик сәгать (18+)

14 гыйнвар көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Тыюлыклар дөньясы» дигән экологик сәгать уздырды.

IMG_0278
IMG_0297
IMG_0306

Китапханәче чарага килүчеләрне Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Экологик викторина ярдәмендә, катнашучылар илебезнең тыюлыклары белән танышты һәм әлеге темага кагылышлы күп кенә сорауларга җавап таба алды. Чара «Тыюлык урыннары күңелләрне дулкынландыра» дип исемләнгән мультимедиалы презентация белән үрелеп барды. Чараны йомгаклап, нәтиҗә ясалды: һәр кеше үз шәһәренең һәм гомумән дөньяның чисталыгы өчен үзеннән өлеш кертергә тиеш. Чарада «Җирнең яшел хәзинәсен саклыйк!» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: