«Кеше – табигатьнең дусты» экологик сәгате (0+)
16 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында «Кеше – табигатьнең дусты» дигән экологик сәгать үткәрде. Балалар табигать турында иҗат итүче язучылар – К. Паустовский, Б. Житков, В. Бианка, М. Пришвин, Г. Скребицкий һ.б.ларның китаплары белән танышты. Әлеге язучыларның хикәяләре белән күп буыннар таныш, бу әсәрләр табигатьне яратырга һәм сакларга, гадәти булмаганны күрергә, күзәтүчән булырга өйрәтә. Балалар китапханәче белән берлектә «табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» булдырды. Укучылар актив әңгәмә алып барды, зирәк ябалакның хайваннар һәм үсемлекләр турында табышмакларын чиште, һәрберсе әйләнә-тирә мохитне саклау өчен нәрсә эшли алуы турында сорауларга җавап бирде. |