«Тату гаилә – ныклы гаилә» исемле әдәби сәгать (12+)

IMG-20190524-WA0060
IMG-20190524-WA0042
IMG-20190524-WA0054
IMG-20190524-WA0004
IMG-20190524-WA0046

24 май көнне 17нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Тату гаилә – ныклы гаилә» исемле әдәби сәгать уздырды. Алып баручы сөйләгәннәрдән балалар әлеге бәйрәмнең тарихы, гаилә кыйммәтләре һәм туганнарны, якыннарны берләштерүче гореф-гадәтләр турында мәгълүмат алды.  Укучылар шигырьләр укыды, әлеге темага багышланган әсәрләрне, мәкальләрне исләренә төшерде, «Гаилә табышмаклары»н чиште. «Аңла мине», «Бу кем?», «Дөрес сүзне сайла» бәйгеләрендә актив катнаштылар. Аларга бәхетле гаилә тормышы сыйфатларыннан торган кояш бирелде. «Бергә булу бәхет» бәйгесендә балалар чарага килүчеләргә үз гаиләләре һәм андагы гореф-гадәтләр турында сөйләде. Чара «Тату гаилә җылысы» исемле китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: