«Гайдар юлларыннан» Әдәби сәяхәт (6+)

22 гыйнвар көнне «Гайдарны бүген укыйбыз» II Халыкара челтәр акциясендә катнашу кысаларында 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Гайдар юлларыннан» дигән әдәби сәяхәткә чакырды. Акцияне оештыручы – Калуга шәһәренең А.П.Гайдар исемендәге Үзәк балалар китапханәсе.

10ф. Книжная выставка
10ф. Читаем книгу «Тимур и его команда»
10ф. Смотрим видеоролик
10ф. Знакомимся с биографией писателя

Китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләргә легендар язучы-көрәшче Аркадий Гайдар юлларыннан узарга тәкъдим итте. Сәяхәт барышында укучылар язучының тормыш юлы турында күп кенә кызыклы фактларны белде. Әлеге гаҗәеп шәхеснең язмышы киеренке була: уналты яшендә, Гражданнар сугышы вакытында, ул – полк командиры, егерме алтыда – танылган язучы, «Мәктәп» авторы, утыз җиде яшендә исә, үзе тудырган геройлар язмышын кабатлап, кулында корал тоткан килеш һәлак булган солдат…

Укучыларның игътибары А.П.Гайдар иҗатына юнәлтелде. Язучының әсәр геройлары мисалында катнашучылар иптәшлек, патриотлык, бердәмлек, бер-береңне хөрмәт итү һәм кайгыртучанлык кебек сыйфатлар турында фикер алышты. Барыбыз да яратып укый торган, танылган «Тимур һәм аның командасы» повестенда җентекләбрәк тукталдылар. Балалар тимурчылар, аларның игелекле эш-гамәлләре турында зур кызыксыну белән тыңлады. Китапханәче чыгышы китаптан балалар өчен кызыклы булган өзекләрне уку белән үрелеп барды. Яшь китап сөючеләр тормышта намуслы, тырыш булырга һәм Ватанны яратырга, сакларга кирәк дигән фикердә бердәм булуларын күрсәтте.

Чара презентация күрсәтү, язучы гомеренең соңгы елларына багышланган «Остаюсь с вами» нәфис фильмыннан өзекләрне кулланып әзерләнгән «Салют Гайдару!» җырына видеоклип карау белән үрелеп барды. Язучы китапларының күргәзмәсе чараны тагын да тулыландырды.

Йомгаклап, китапханә хезмәткәрләре акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: