«Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү. Идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проекты. Беренче көн (18+)
5 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә онлайн-форматта Zoom платформасында түгәрәк өстәл узды. Әңгәмәдә катнашучылар китапханә имиджы, интерьерда күркәм образ һәм мәдәният учреждениесенең, китапханә киңлегенең бизәлешен булдыру кебек темалар каралды. Китапханә бинасын бизәгәндә дизайнерлар, рәссамнар һәм китапханә белгечләренең уртак иҗади эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика яшүсмерләр китапханәсе хезмәткәре «Киләчәктә яшүсмерләр китапханәсенең моделе» бәйгесенең ничек узуы турында җентекләбрәк сөйләделәр, анда Татарстанның муниципаль китапханәләре катнаша ала. |