«Тәмәке тартырга яисә сәламәт булырга» Диспут (12+)

14 май көнне 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Тәмәке тартырга яисә сәламәт булырга» исемле уен элементлары кергән диспут үткәрелде.

23ф. Диспут Курить или быть здоровым
23ф. Диспут Курить или быть здоровым..
23ф. Диспут Курить или быть здоровым……..
23ф. Диспут Курить или быть здоровым……

Чара «Тинейджер. Сәламәт үсеш» программасы кысаларында узды һәм Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көненә багышланды. Балалар «Тарихчылар», «Социологлар», «Биологлар», «Медиклар», «Химиклар» командаларына бүленеп, тәмәкенең зыяны, аның ничек барлыкка килүе һәм таралыш алуы турында фикер алышты, тәмәке составындагы зарарлы һәм агулы матдәләр хакында мәгълүмат алды; тәмәке тартуның кеше организмына зарарлы тәэсир ясавы турында сөйләште. Чара барышында күтәрелгән тәмәке төтененең тартучыларга һәм тартмаучыларга ясаган зыяны турындагы мәсьәлә укучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. «Тәмәке савыты тарихы» дип исемләнгән викторина сорауларына җавап биреп, диспутта катнашучылар тәмәке тартуга каршы биш төп аргументны билгеләде.

Чара электрон презентация белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: