2024 елның юбиляр балалар китаплары

2024 елда күп кенә балалар китаплары юбилейларын билгеләп үтә. Алар бүген дә үзләренең кабатланмас рухы һәм мавыктыргыч сюжетлары белән укучыларны куандыра. 
Сезнең игътибарга балалар әдәбиятының классикасына әйләнгән һәм буыннар йөрәгендә үз эзен калдырган кайбер әсәрләрне тәкъдим итәбез. 
– Аркадий Гайдар – ике популяр китап авторы: «Чук и Гек» һәм «Судьба барабанщика» повесте, алар 85 еллык юбилейларын билгеләп үтә. Бу әсәрләр маҗараларга бик бай. Алар балаларны кыю, түзем булырга һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә. 
– Виталий Бианкиның 1924 елда басылып чыккан «Лесные домишки» китабының 100 еллык юбилее. Ул балаларны урман җәнлекләренең гаҗәеп дөньясына алып кереп китә һәм табигатьне сакларга, яратырга өйрәтә. 
– Петр Ершовның «Конек-Горбунок» шигъри әкияте һәм Владимир Одоевскийның «Городок в табакерке» әкияте, икесе дә 1834 елда язылган, үзләренең 190 еллыгын билгеләп үтәләр. Бу әсәрләр бүгенге көндә дә үзләренең фантазияләре һәм кабатланмас стиле белән балалар күңелен яулый. 
– Антоний Погорельский 1829 елда нәшер ителгән «Черная курица, или Подземные жители» повесте белән 195 еллыгын билгеләп үтә. Бу җир астындә яшәүчеләр турындагы китап үзенең серлелеге һәи гадәти булмаган сюжетлары белән укучыларны мавыктыра.  
– Юрий Олешаның «Три толстяка» әкияте 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Юмор һәм фәлсәфә белән язылган әлеге әсәр балаларны үзенең кыюлыгы һәм көтелмәгән борылышлары белән җәлеп итә. 
– Марк Твенның 1884 елда язылган «Приключения Гекльберри Финна» әсәре. Аларның 140 еллык юбилей. Бу Миссисипи елгасында бер малайның маҗаралары турындагы кызыклы әсәр. Ул дөнья әдәбияты классикасына әйләнгән һәм укучыларын игелекле, яхшы эшләр кылырга илһамландыра. 
– Ханс Кристиан Андерсенның 1844 елда басылып чыккан «Снежная королева»сы 180 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ул дуслык һәм яхшылыкка ышану турында тылсымлы әсәр. 

Бу китаплар барысы да – балалар һәм өлкәннәр күңелендә үз эзен калдырган балалар әдәбиятының чын хәзинәсе. Алар яңа буын укучыларын шатландыруны дәвам итә. Аларның чын, самими дуслык турында сюжетлары, маҗаралары һәм җиткерелгән фикере әле күп еллар дәвыамынңда актуаль калачак.

Поделиться: