Балалар китапханәсе ишегалды бәйрәмендә катнашты (0+)

26 август көнне «ҮКС» МБУнең 11 нче санлы китапханәсе хезмәткәрләре 60 нчы комплекста яшәүчеләр өчен уздырылган чарада актив катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Укыйк, уйныйк, ял итик, вакытны файдалы итеп уздырыйк!» дип аталган интерактив мәйданчык оештырылды.

20200826_180142
20200826_163918
20200826_162742
20200826_174301
20200826_175729

Чара башында яңгыраган балалар җырлары тамашачыны – балалар һәм аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын үзенә җыйды. Мәйданчык балалар тавышына һәм шатлыклы авазларга күмелде.  

Теләге булган һәркем «Үзенчәлекле балык тоту» бәйгесендә катнашып, җитезлек һәм тапкырлыкларын күрсәтә алды. Анда катнашучылар сорауларны кармакка эләктерде. Алар арасында әкиятләр буенча сораулар да, ребуслар да, табышмаклар да, математика биремнәре дә бар иде. Малайлар һәм кызлар барлык биремнәрне дә җиңеп чыга алды. Нәтиҗәдә, уңыш бик бай булды. Китапханә белән балык тотуда катнашучылар яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр алды.

Чарага килүчеләр «Китап дусларын җыя» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты һәм китапханәбез визиткаларын алды.

Яраткан китапларны уку, актив ял, саф һавада дуслар белән хәрәкәтчән уеннар уйнау – компьютер артында утыруны алыштыруның менә дигән чарасы.

Ишегалды бәйрәме комплекста яшәүчеләргә матур тәэсирләр, яхшы кәеф, уен-көлке һәм шатлык хисләре бүләк итте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: