«Ленинградның мәңгелек әрнүе» Хәтер десанты (12+)

6 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел булу уңаеннан «Ленинградның мәңгелек әрнүе» исемле хәтер десанты узды. Очрашуга блокадада калган ленинградлы, балачагында эвакуацияләнгән Милютина Тамара Евгеньевна һәм 29 нчы микрорайон буенча ветераннар советы рәисе Ходоковская Любовь Михайловна чакырылган иде.    

заведующая музеем СОШ ¦15 Миляева Г.Н.
Вечная боль Ленинграда
Жительница блокадного Ленинграда – Милютина Т.Е.
учащиеся СОШ ¦15

1941-1945 елгы бөтен дөньяны шаккатырган каһарманлык вакыйгалары тарихыбызда зур һәм әһәмиятле урын алып тора. Шуларның берсе – Ленинград блокадасы – кешелекнең сугышчан җинаяте. Нәкъ менә Ленинград каласында аның яшәүчеләре һәм шәһәрне саклаучылар тарихта аңа кадәр булмаган массакүләм батырлык, тәртип, ныклык һәм түземлелек күрсәтә. Шул авыр вакытларда да театрлар, китапханәләрнең ишекләре ябылып тормый, шигырьләр языла.

Чарада катнашучы укучылар әлеге иҗат әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды. Алар шулай ук Таня Савичева көндәлеге белән танышты һәм аның буенча фикер алышты. Д.Д. Шостаковичның шул авыр көннәрдә язылган 7 нче Ленинград симфониясеннән өзек тыңланды. Мәктәп музее мөдире Галина Николаевна балаларга музейда алып барылучы эзләнү эшләре һәм Ленинградны саклауда катнашкан якташларыбыз турында сөйләде. Блокадалы Ленинградта яшәгән Милютина Тамара Евгеньевна ул куркыныч вакыйгалар турындагы балачак хатирәләре белән уртаклашты һәм, үсеп килүче буын өчен күрсәтмә әсбап буларак, мәктәп музеена 125 грамм блокада икмәге тапшырды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: