«Азат ителгән Ленинград» исемле хәтер десанты (16+)

6 нчы санлы китапханәдә Яр Чаллы медицина көллияте студентлары белән берлектә «Азат ителгән Ленинград» исемле хәтер десанты узды.

Китап һәм иллюстрацияләр күргәзмәсе блокада темасын ачык яктыртты: көндәлекләр, очерклар, хатирәләр… Китапханәче әзерләгән шигырьләр метроном тавышы астында укылып, аларны тагын да тәэсирлерәк итте.

Ленинградны саклауда катнашучыларның танылган бер вәкиле – Алабуга җиренең  күренекле полководецы, Советлар Союзы Маршалы Говоров Леонид Александрович. Презентация ярдәмендә балаларга маршалның югары биеклекләргә һәм хәрби дәрәҗәләргә ирешүдә үткән катлаулы һәм авыр юлы күрсәтелде. «Алабуга үз геройларын онытмый» исемле видеофильмнан өзек исә Алабуга шәһәрендә Говоровның яшьлеге узган истәлекле урыннар, урамнар белән таныштырды. Балалар чара азагында Ленинград блокадасында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: