«Сәламәтлек – зур байлык» дип аталган сәламәтлек көне (12+)

16 октябрьдә 17 нче санлы китапханә Сәламәтлек көне уздырды. Балалар сәламәт тормыш, дөрес туклану, файдалы гадәтләр дөньясына чумды. 

20201014_133125
20201014_133630
20201014_162454
20201014_161755
20201014_162021
20201014_162916

Боровецк бульварында китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Үз сәламәтлегеңне ничек сакларга» дигән әңгәмә оештырылды. Аның барышында балалар сәламәт, һәрвакыт көр күңелле булу һәм авыруларны читләп узу серләренә төшенде. Укучылар белән зарарлы гадәтләр турында җитди сөйләшү булды. Барлык балалар да тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның үсеп килүче организмга тискәре йогынтысын яхшы аңлавын күрдек. Көн дәвамында урамда балалар үзләре күңелле спорт уеннары һәм физкультминутлар үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре буенча мәгълүмат язылган сәламәтлек төймәләре аеруча кызыксыну уятты. Яшүсмерләр сәламәтлек буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, спорт турында шигырьләр укыды. 
Көн дәвамында «Сәламәт яшәү рәвеше» видеоязмасын кулланып, китапханәчеләр балаларга сәламәтлекне саклау серләрен аңлатты. «Сәламәтлегеңне яшьтән сакла» күргәзмәсендә балалар һәм аларның әти-әниләре сихәтләнү осталыгы турында танып белү һәм фәнни-популяр әдәбият белән танышты. Теләге булган бар кешене китапханәчеләр ВКонтакте социаль челтәрендәге «Сәламәт тормыш рәвешен сайлыйбыз!» дигән сорауларга җавап бирүдә катнашырга чакырды. 
Сәламәтлек көнендә катнашучылар көн буена җитәрлек яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр туплады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: