Намус һәм йөрәк кушуы буенча (18+)

Шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Энергетик» мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышлап узган бәйрәм концертында катнашты. Мәдәният йорты фойесында алар «Ватанны саклау – үзе бер һөнәр» дигән китап күргәзмәсе оештырды. 

7b524075-9333-4436-af9b-255a9479a214
96adcd18-758a-4b40-b227-d91e0fb051d5
e5217973-d199-4666-afdb-018255503cff

Китапханәче Россия Армиясенең борынгы заманнардан хәзерге көнгә кадәр тарихын чагылдыручы әдәбият тәкъдим ителгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Чарага килүчеләрне Бөек Ватан сугышы елларында, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә Россия солдатларының батырлыгын яктыртучы китаплар аеруча кызыксындырды. Күпләр бик теләп фельдмаршал М.Кутузовның сугыш тактикасы турында язмаларын карады. Илебез армиясенең заманча хәрби җиһазландырылуы турында китаплар да укучыларда кызыксыну уятты.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: