Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне (12+)

3 сентябрьдә илебез Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнен билгеләп үтә. Бүген без милли һәм халыкара террорчылыкка каршы бар көчебез белән каршы тору ниятендә бердәм. 
Бесландагы теракт беркемне дә битараф калдырмады. Фаҗига илне уртак кайгы белән берләштерде. Нәкъ менә Беслан корбаннары истәлегенә Россиядә 2025 елның 21 июленнән «Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турындагы» федераль законга төзәтмәләр кертү турында» федераль закон белән Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләнде. 
Бу көнне без илебездә килеп чыккан барлык террорчылык актлары корбаннарын искә төшерәбез, һәм терактларны бетерүдә һәм кешеләрне коткару вакытында һәлак булган хезмәткәрләр алдында баш иябез.  

Поделиться: