Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне (6+)

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көнен бәйрәм итү идеясен филолог Михаил Эпштейн тәкъдим итә. Ул сүзлекләр тел үсешенә нәтиҗә ясый һәм бәйрәмгә хаклы дип саный. Россиядә моның өчен иң яхшы дата буларак 22 ноябрь – «Бөек тере рус теленең аңлатмалы сүзлеге» (1863–1866) авторы Владимир Дальның туган көне сайлана. 200 мең сүзне һәм 30 мең мәкальне үз эченә алган Даль сүзлеге халык теленең чын хәзинәсенә әйләнә. 
Даль сүзлек өстендә эшне 1819 елда, ямчыдан «замолаживает» дигән таныш булмаган сүзне язып алганнан соң башлы. 53 ел дәвамында ул, эш буенча сәфәрләре вакытында кешеләр белән аралашып, сүзләр, диалектлар һәм мәкальләр җыя. 1872 елда каты авыру килеш кызына сүзлекнең яңа нәшрияты өчен дүрт яңа сүзне әйтеп яздыра һәм тиздән вафат була.  

Даль сүзлеге,  җентекле аңлатмалар бирмичә, әмма сүзләрне куллану мисаллары, мәкальләр һәм әйтемнәр, шулай ук тел, көнкүреш һәм билгеләр турында мәгълүмат белән тулыландырып, халык, диалект һәм китап лексикасын берләштергән. Мәсәлән, «век» сүзенә ул «Должен век, а платежа нет», «Смолоду захвалили, да довеку посадили» мәкальләрен мисал итеп китерә. «Вековуха» сүзен ул «утырып калган, кияүләр әйләнеп узган кыз» дип аңлаткан.

Даль сүзлеге, рус теленең аңа кадәрге академик сүзлекләренә караганда сүз ясалыш мөмкинлекләрен яхшырак итеп ачып салып, зур резонанс уята. Ул Андрей Белый, Велимир Хлебников һәм Александр Солженицын кебек язучыларны рухландыра. Үзенең хезмәте өчен Даль Алтын Константинов медаленә, Ломоносов премиясенә лаек була һәм Россия фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасына әйләнә.

Поделиться: